Төркемле дәресләр «Игелек узеге» карамагындагыларга ялгызлыкны җиңәргә ярдәм итә

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

16нчы апрель көнне Актаныш муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Усы авылы социаль хезмәткәре Назлыгөл Талипова карауда булган өлкән гражданнар һәм инвалидлар белән«Балчык белән әвәләү» технологиясенең чираттагы дәресен уздырды.

Клубка йөрүчеләр саны 6 кешегә тиң. Әлеге төп максаты -  үзара аралашу, кул моторикасын ныгыту, күңелне тынычландыру, фикер һәм хис-тойгылар белән алышу.

Балчык белән әвәләү дәресеннән соң өлкәннәр күңелле итеп чәй табыны артында сөйләшеп утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International