“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.
Эшче һөнәрләренең абруен һәм хезмәт кешесенең социаль статусын күтәрүгә юнәлдерелгән V муниципаль “Хезмәт кешесен данлыйбыз!” дип исемләнгән басма материаллар бәйгесе тәмамланды.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан Алабуга районында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының фатирларында янгын турында хәбәр бирә торган датчиклар урнаштыра башладылар.
Зәй мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган “Йөк төяү машинасы йөртүчесе” һөнәренә укыту буенча курслар тәмамланды.
«ДоброГод» акциясе кысаларында Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Балтач “Наз” комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Тәслимә Хасанова һәм медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллиналар карамактагы тыл ветеранының өендә очрашу үткәрделәр.
Аксубай муниципаль районының социаль хезмәт күрсәтү “Ягымлылык” үзәгенең җирлегендә “Янгын сүндерү” чарасы уздырылды. Бу чарада Аксубай бистәсенең 102 нче санлы янгын сүндерүче коткаручылары белән бергә “Ягымлылык” үзәгенең хәзмәткәрләре да катнашты.
Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүче урта төркем малайлары “Балалар Җиңүне ясый” дигән рәсем күргәзмәсе оештырды.
“Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясе һәм Иреклеләр елы кысаларында “Шәфкатъ” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, ”Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары белән берлектә, мөмкинлекләре чикле балаларга патронаж үткәрделәр. Патронаж, беренче чиратта, балаларны социальләштерүгә, мөстәкыйль тормышка яраклашырга өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Азнакай халыкны социаль тәэмин итү «Өмет» комплекслы үзәгенең социаль педагоглары 8 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән лекция-әңгәмә үткәрделәр.