Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Үткәрелгән чаралар барышында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып баручы Әгерҗе муниципаль районы «Агро-Престиж» ҖЧҖ 46 хезмәткәренә 261,6 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.