Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүче урта төркем малайлары “Балалар Җиңүне ясый” дигән рәсем күргәзмәсе оештырды.
Үз иҗатында балалар горурлык хисе һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен солдатларга рәхмәт белдерделәр.
Тәрбияче Анжелика Пушкова сүзләренчә, Җиңү Көне алдыннан балалар иҗат җимешләре күргәзмәсе Россия тарихының зур вакыйгаларына кызыксыну уяту һәм яшь буында тарихи хәтерне саклау максатыннан оештырыла.