Зәй мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган “Йөк төяү машинасы йөртүчесе” һөнәренә укыту буенча курслар тәмамланды.
Эшсез гражданнар арасыннан 8 кеше курслар үтеп, квалификация имтиханнарын уңышлы тапшырды.
Шөгыльләрне Казанның кадрлар әзерләү уку үзәге укытучылары алып барды. Өч ай дәвамында курсларны узучылар юл хәрәкәте һәм йөк төяү машинасын эксплатуацияләү кагыйдәләре, эш вакытында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү турында өйрәнделәр, шулай ук җитештерү практикасы уздылар.