"Ягымлылык" үзәгендә тактик укулар

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Аксубай муниципаль районының социаль хезмәт күрсәтү “Ягымлылык” үзәгенең җирлегендә “Янгын сүндерү” чарасы уздырылды. Бу чарада Аксубай бистәсенең 102 нче санлы янгын сүндерүче коткаручылары белән бергә “Ягымлылык” үзәгенең хәзмәткәрләре да катнашты.

Чараның –  гражданнар оборонасын формылаштыру һәм “Ягымлылык” үзәгенең хезмәткәрләренең янгын чыккакда эвакуацияне оештыру һәм үткәрү гамәлләрен, уяулыкларын тикшерү.

Җитәкчеләрдән бирелгән өлеш буенча 14 сәг.30 мин. 2 нче катның 10 нчы бүлмәсендә кыска ялганыш нәтиҗәсендә янгын килеп чыкты. “Ягымлылык” үзәгенең администраторы тавыш белдерү системасы буенча хәбәр итте һәм шунда ук 01 хезмәткәрләренә хәбәр ителде. Үзәкнең һәрбер катында звенолар хәбәр итеп чыкты. Звеноның шәһси составы газ һәм электр челтәрләрен сүндергәннән соң үзләренең көче белән янгын сүндерә башладылар. Шунда ук “Ягымлылык” үзәгендә санитар пост ярдәмендә эвакуация башланды.

Эвакуация тәмамланганнан соң кеше санын барлау үткәрелде. ПСЧ-102 килгәч, шартлы янгын сүндерү буенча эш башланды. Янгыннан зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәттеләр. Барлык кирәкле чараларны күргәч, җитәкчеләргә тренировка тәмамланганын хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерү чарасы 1 сәгать эчендә дәвам итте. Барлык чаралардан соң нәтиҗәләр чыгарылды. Барлык катнашучыларга яхшы бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International