Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтер” иреклеләр хәрәкәте белән берлектә, “Йөрәк җылыбызны бүләк итик” дип исемләнгән акция оештырдылар.
Акция кысаларында волонтерлар сугыш ветераннарында булдылар, аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр, "Елмаю" клубы укучылары тарафыннан ясалган открыткалар тапшырдылар.