Доброволец (волонтер) елы үткәрү уңаеннан 23 апрельдән 9 майга уза торган Бөтенроссия «Георгий тасмасы» акциясендә Минзәлә муниципаль районының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Бывальцева Ольга социаль патронажда торучы балалар белән бергә катнашты.
Мондый чаралар ярдәмендә, без балаларга үзебезнең илебезнең үткәнен һәм хәзергесен өйрәтәбез, әхлакый - патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез - дип хәбәр итә социаль педагог Бывальцева Ольга.
Россиядә Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» акциясе стар талды. Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының «Шатлык» комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, «Волонтёрлар» ирекле хәрәкәте белән берлектә патриотлык һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу символы булган Георгий тасмаларын тараттылар. Халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары хакында сөйләделәр, ди проект авторлары.
2005 елдан бирле оештырылучы әлеге чараның төп максаты: яңа буыннарга, яшьләргә, әлеге коточкыч сугышта җиңүнең нинди олы бәягә яулануын, безнең кемнәрне истә тотарга, кем белән горурланырга тиешлегебезне искәртеп тору.
Георгий тасмасы 17 нче гасыр ахырыннан башлап югары хәрби бүләк – Изге Георгий рденының бер өлеше була. Бөек Ватан сугышы вакытында ул Дан орденын бизи.
Әлеге акция Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны хөрмәтләү, солдатларыбыз күрсәткән батырлыкка, илебез тарихына хөрмәт күрсәтү уңаеннан оештырылды. Чара бүгенге буынга бабаларыбыз батырлыгын, 1945нче елны безнең өчен җиңү яулаучыларны һәм җиңү өчен тылда эшләүчеләрне онытмау өчен чакыру булып тора.