Әлмәттә «Ветераннар аллеясе» дигән агачлар утырту патриотик акциясе узды.
Акциядә «Опека» гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре дә катнашты.
Чараның максаты шәһәрне яшелләндерү җәһәтеннән оештырылды.
«Яшеллек – чисталык, сафлык, яңа тормышка нигез салу билгесе. Бөек Җиңү көненең халык бәйрәме икәнен күрсәтә. Безнең акция җиңүне якынайткан ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт булып тора. Һәр сугыш һәм тыл ветераннарын хәтерлибез», - ди акциядә катнашучылар.