8 май көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-нче еллыгын бәйрәм итү алдыннан, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Тәтеш кадет интернат-мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә сугышта катнашучы Иван Михаил улы Кашаевның каберен чистарту һәм төзекләндерү буенча эш уздырдылар.
Әлеге чара һәлак булган сугышчыларга карата хөрмәт күрсәтү йөзеннән үткәрелде, аның максаты – яшь буында патриотик рух тәрбияләү.