7 майда Спас районының «Яшь гвардия» яшьләр хәрәкәте интернат-йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары (тыл хезмәтчәннәре) белән бергә «Җиңү агачы» дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Интернат-йорт территориясендә яшьләр ветераннар белән бергәләп өч миләш агачы утыртты. Әлеге акция ике буынны берләштереп кенә калмый, дәһшәтле сугышта ятып калганнар истәлеген яхөрмәтләргә дә өйрәтә. Севастьянова Дарья һәм Камаев Роман - яшь һәм үз эшләренә бирелгән, заманча «негатив»лар белән бозылмаган яшьләр.
Агач утыртуны тәмамлагач, истәлек өчен дип фотога төштеләр, барысы да бик канәгать иделәр.