Хезмәт терапиясе кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында теплица һәм бакчада яшелчәләр үстерәләр. Бу елны да интернатта яшәүчеләр помидор һәм борыч үсентеләре әзерләделәр.
2018 елның 11 маенда Яшел Үзән районының Осиново авыл җирлегендә Мобиль үзәк эшләде.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 13 нче маена булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 1068 анасына билгеләнгән.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Эш урыннары эзләүчеләр өчен Ленингорск шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярмикәсе оештыра.
11 май көнне эшче төркем «Жилсервис-М» ҖЧҖ җиһазландырылган эш урынында инвалидларны эш белән тәэмин итү вазыйфаларын үтәү буенча тикшерү үткәрде.
Кукмара районы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 29 социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Гомер көзе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында чаралар үткәрде.
Шушы көннәрдә Биектау районынын 2 нче номерлы гомуми урта белеем бирү мәктәбендә Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм районның профилактика субъектлары “Балигъ булмаган балаларны наркоманиядән кисәтү” программасы һәм “Үз-үзеңә ышан!” клубы эшчәнлеге кысаларында “Упкынга бер адым” дип аталган чара үткәрделәр.
Нурлат шәһәренең Мәшгульлек үзәге эшкә урнашу һәм хезмәт урыннары турында бушлай юридик ярдәм күрсәтә.
9 нчы май көнне Әлмәт шәһәре «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданында «Арена-Ягуар» Зур Мәскәү Дәүләт цирк-шапитосының тамашасы булып узды. Иганәче башлангычында Әлмәт халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы гаиләләргә 100 билет тапшырылды.