Кукмара районы «Тылсым» үзәгендә «Гомер көзе» программасы буенча чаралар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Кукмара районы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 29 социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Гомер көзе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында чаралар үткәрде.

Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын искә төшерү.

Бүлекчә хезмәткәрләренең мондый чараларны үткәрүе төп эш булып тора. Майда өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары бу программа буенча актив эш алып бардылар. Әңгәмәләрнең темасы «Даруларның организмга тискәре йогынтысы» булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International