9 нчы май көнне Әлмәт шәһәре «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданында «Арена-Ягуар» Зур Мәскәү Дәүләт цирк-шапитосының тамашасы булып узды. Иганәче башлангычында Әлмәт халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы гаиләләргә 100 билет тапшырылды.
«Арена-Ягуар» цирк-шапитосы «Полосатый рейс» спорт-күңел ачу программасын тәкъдим итте. Программада Африка арысланнары һәм Бенгаль юлбарыслары, Аравия дөяләре, Ауроазия селәүсеннәре, төрле төстәге какаду һәм ара тутый кошларының кабатланмас тамашасы кебек чыгышлар булды. Шулай ук бик күпләрнең йөрәген яулаган махсус проект – «Цунами» һава-акробатик төркеме, һава гимнастлары, көч күрсәтүче акробатлар, корыч аркан өстендә тигезлек саклау осталары, канатта йөрүчеләр – биеклектәге 14 спорт мастеры тамашачыларны сөендерде.
Ут һәм тавыш белән үрелеп барган тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Цирк балаларда бик күп якты тәэсирләр һәм хисләр калдырды.