Шушы көннәрдә Биектау районынын 2 нче номерлы гомуми урта белеем бирү мәктәбендә Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм районның профилактика субъектлары “Балигъ булмаган балаларны наркоманиядән кисәтү” программасы һәм “Үз-үзеңә ышан!” клубы эшчәнлеге кысаларында “Упкынга бер адым” дип аталган чара үткәрделәр.
Чараның максаты – укучыларга психикага тәэсир итүче матдәләрнең зыяны турында сөйләү, балигь булмаган балалар арасында тәртип бозуны кисәтү, хокукый белем пропагандалау.
Укучылар алдында район наркологы Р.К. Галимова чыгыш ясады. Үз чыгышында табиб наркомания авыруының асылын ачыклау, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру турында сөйләде.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы И.И. Мазитова балаларны “хокук бозу” төшенчәсе, хокук бозулар өчен каралган җаваплылык төрләре белән таныштырды.
Очрашу ахырында социаль эш буенча белгеч Л.Р. Замалиева Л.Р. “Наркотиклар. Аларның тәэсир итү серләре” дигән темага интерактив дәрес уздырды, буклетлар өләште.