ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

 

Бүген, 11 нче майда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  Әлмәтнең  Р. Фәхретдин урамы, 45«А» йортында урнашкан Әлмәт шәһәре автомобиль юллары идарәсе муниципаль унитар предприятиесендә күчмә «Эш бирүче көне» уздырды.

 

11 майда «Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Яман гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы» дигән тәрбия дәресе үтте.

Баулының картлар һәм ветераннар интернат-йортында «Хатирәләр терапиясе» технологиясе уңаеннан «Минем тормыш елгасы» программасы эшләнгән.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Өченче яшь» республика спартакиадасы кысаларында узган район ярышларында катнаштылар.

Яр Чаллы шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри укыту бүлеге белгечләре эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча хезмәт күрсәтәләр. Психологик ярдәмнең төп максаты булып эшсезләрнең психологик торышын коррекцияләү һәм хәзерге заман хезмәт базары шартларында актив тормыш позициясе формалаштыру тора.

“Яз көнне агачлар агарту – матур һәм авыруларсыз бакча” дип аталган хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында үткән дәресне “Веста” үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен язгы агарту һәм агачларны дөрес кисүгә өйрәтү максаты белән үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова Халыкара гаилә көненә багышланган «Бәхет агачы» дигән темага мастер-класс үткәрде.

Лениногорск шәһәрендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ел саен авыр хәлдә калган гаиләләрне эшкә урнаштыру җаен кайгыртып тора.

Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре каршында Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнарында кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең территориаль органы башлыгы вазифаларын башкаручы Ринат Насыйбуллин, Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Фалих Зәйнуллин чыгыш ясадылар.

Балаларда экологик культура формалаштырып табигатькә сак караш тәрбияләү максаты белән, 11  нче май көнне тәрбияче Э.Афанасьева «Асылташ» балалар йортында тәрбияләнүче «Узышчылар» төркеме белән бик кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә уздырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International