Нурлат шәһәренең Мәшгульлек үзәге эшкә урнашу һәм хезмәт урыннары турында бушлай юридик ярдәм күрсәтә.
Моның өчен гариза язып паспорт яки шәхесне ачыклаучы башка документ һәм ярдәмгә мохтаҗ, тиешле категориягә кергәнеңне раслаучы белешмә булуы шарт.
Бушлай юридик ярдәм түбәндәге категорияләргә кергән гражданнарга күрсәтелә:
1) Татарстан республикасы Россия Федерациясе законнары нигезендә җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булганнар яисә ялгыз яшәүче гражданнар;
2) I һәм II төркем инвалидлар;
3) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе каһарманнары, Советлар Союза каһарманнары, Социалистик Хезмәт каһарманнары, Россия Федерациясе каһарманнары;
4) инвалид-балалар, ятим балалар, ата-анасыз калган балалар, шулай ук ятим калган балалар мәнфәгатьләрен кайгыртучы законлы вәкилләре;
5) Уллыкка алучылар, әгәрдә алар уллыкка алган балаларның хокукларын яклаган очракта;
6) Балигъ булмаган яшьтәгеләр, иректән мәхрүм ителгән балигъ булмаганнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре;
7) «Психиатрик ярдәм һәм аны күрсәткәндә гражданнарның хокуклары» турындагы Федераль закон нигезе буенча да гражданнар юридик ярдәмне бушлай алу хокукына ия;
8) Суд тарафыннан эшкә яраксыз дип табылганнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре;
9) Гадәттән тыш хәлләр вакытында зыян күрүчеләр;
10) төрмәдән азат ителеп алты ай эчендә эшкә урнашырга теләгәннәр кешеләргә дә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.