Хезмәт терапиясе кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында теплица һәм бакчада яшелчәләр үстерәләр. Бу елны да интернатта яшәүчеләр помидор һәм борыч үсентеләре әзерләделәр.
Йөздән артык үсентене теплицага күчереп утырттылар, ә калганнарын, көннәр җылыткач, бакчага утыртачаклар.
Бик тиздән үз куллары белән утырткан һәм үстергән яшелчәләр интернат-йортта яшәүчеләрнең өстәлләрендә урын алачак.