Яр Чаллы шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри укыту бүлеге белгечләре эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча хезмәт күрсәтәләр. Психологик ярдәмнең төп максаты булып эшсезләрнең психологик торышын коррекцияләү һәм хәзерге заман хезмәт базары шартларында актив тормыш позициясе формалаштыру тора.
Эш барышында гражданнар белән гомуми психик киеренкелекне киметү буенча мәсьәләләр хәл ителә, уңай кәеф һәм киләчәккә ышаныч формалаша. Шулай ук эш эзләү һәм эшкә урнашуга теләк арта.
Агымдагы ел ахырына кадәр Яр Чаллы шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы 500 гражданнарга ярдәм итү планлаштырыла.