Югары Ослан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Өченче яшь» республика спартакиадасы кысаларында узган район ярышларында катнаштылар.
Ярышлар биш спорт төре буенча узды: 1000 метрга йөгерү, өстәл теннисы, пневматик мылтыктан ату, дартс, йөзү.
Пенсионерлар арасында чемпионнар санында интернат-йортта яшәүчеләр дә бар. 1000 метрга йөгерүдә беренче урынны Владимир Петрович Долгих алды, ә Надежда Алексеевна Лепихина хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча җиңү яулады.
Ике җиңүче дә җыелма составына кертелде, алар зона ярышларында район данын яклыйчаклар.