Табигатьне сакла!

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Балаларда экологик культура формалаштырып табигатькә сак караш тәрбияләү максаты белән, 11  нче май көнне тәрбияче Э.Афанасьева «Асылташ» балалар йортында тәрбияләнүче «Узышчылар» төркеме белән бик кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә уздырды.

Экологик катастрофа турында презентация карап узгач, планетаны юкка чыгудан коткару юллары турында фикер алыштылар. Викторина сорауларына  актив җавап биреп,  ахырда тирә-юньне саклау билгеләре ясадылар. Шөгыль бик күтәренке, уңай эмоциональ  рухта барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International