Хезмәт белән тернәкләндерү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә агач агарттылар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

“Яз көнне агачлар агарту – матур һәм авыруларсыз бакча” дип аталган хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында үткән дәресне “Веста” үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен язгы агарту һәм агачларны дөрес кисүгә өйрәтү максаты белән үткәрделәр.

Дәреснең теоретик өлешендә белгечләр катнашучыларга язгы агартуның иң мөһим шартлары турында сөйләделәр. Ага агарту өчен вакытны да, составна да дөрес сайлау мәҗбүри.

Файдалы киңәшләрдән соң практик өлеш булды. Катнашучылар агачларда авырулар тудыучы зарарланган ботакларны кистеләр һәм “Веста” үзәге территориясендә үсүче агачларны агарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International