Әлмәттә күчмә «Эш бирүче көне»

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

 

Бүген, 11 нче майда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  Әлмәтнең  Р. Фәхретдин урамы, 45«А» йортында урнашкан Әлмәт шәһәре автомобиль юллары идарәсе муниципаль унитар предприятиесендә күчмә «Эш бирүче көне» уздырды.

Оешманың конференцияләр залында  эшсез гражданнар, шулай ук барлык теләге булганнар предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре белән очрашты. Мәгълүматлар таблосында презентация ролигы трнсляцияләнде. Кадрлар бүлеге очрашуга килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: автоколонна җитәкчесе, автомобиль йөртүче, яшеллек хуҗалыгы эшчесе, үлчәүче хезмәткәр һәм башкалар.

Мәшгульлек үзәге белгечләре эш эзләүчеләр алдында чыгыш ясап, әлеге һәм башка предприятиеләргә даими , иҗтимагый һәм вакытлы эшкә урнашу мөмкинлекләре  турында сөйләде.

Чарага эш эзләүче 32 кеше килгән иде, шуларның  12 се  предприятие җитәкчесе белән әңгәмә узарга чакырылды. 6 сы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  тәкъдим иткән һөнәри курсларда укырга теләк  белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International