«Җаваплы ата-ана» гаилә клубы уңаеннан Биектау районының «Өмет» үзәге педагоглары, опека һәм попечительлек башкарма комитеты хезмәте белән бергә «Гаилә кыйммәтләре тулы сандык» дигән бәйрәм оештырды.
15 майда, «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, Сарман районы социаль яклау бүлеге белән берлектә, Ләшәү-Тамак авылында «Сәламәт гаилә» дигән спорт чарасы уздырды.
15 май көнне Зәй мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Дарья Филиповская Чаллының «Эрудит –Сэлдом» шәхси өстәмә белем бирү учреждениесе белгечләре белән берлектә, эшсез буларак исәптә торучы гражданнарга һөнәри ориентлашу буенча дәүләт хезмәте күрсәтте.
2018 елның 15 маенда Теләче районының “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге вәкилләре социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләргә барды.
Шушы көннәрдә Казан шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсезләргә һәм уку йортын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды.Чарада 265 кеше катнашты.
Ел саен Буа районында Гаилә көненә багышланган чаралар уза. Әлеге чараларны «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә оештыра.
Бүген, 15 майда, Бөгелмәнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узды. Чарага 20 кеше килде.
“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.
Бүген, 2018 елның 15 нче маенда, «Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»нда белгечләр тарафыннан өлкәннәр өчен «Ком терапиясе» үткәрелде.
Бүген Алабуга районының “Астра” физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды.