Казанның Кировском районында вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсезләргә һәм уку йортын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды.Чарада 265 кеше катнашты.

Хезмәт урыннары эзләүчеләргә шәһәрнең 10 эшханәсеннән (предприятиесеннән)урын тәкъдим иттеләр. Болар: «Орион» АҖ,  «Неон-Арт» ҖЧҖ, «Пекарня № 1» ҖЧҖ, ООО «Энергожилсервис+»ҖЧҖ һ.б.

Ярминкәгә килүчеләргә 70 вакансия тәкъдим ителде. 26 кешегә хезмәт урыннарына юллама тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International