2018 елның 15 маенда Теләче районының “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге вәкилләре социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләргә барды.
Социаль халәткә һәм яшькә карамастан, һәр кешенең тормышында беренче урында гаилә тора. Социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә дә бер-береңә карата җылылык хөкем сөрергә тиеш. Гаилә ул – бер өйдә яшәүче кешеләр генә түгел, ул – җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, авыр чакта бер-береңә терәк, ди очрашуны оештыручылар.
“Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көне уңаеннан, социаль яктан авырлык кичергән гаиләләрнең өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котлады. Аларга күчтәнәч- азык-төлек пакеты тапшырды. Гаиләләрне котлауның максаты: гаилә мөнәсәбәтләрен яңарту һәм ныгыту, гаилә кыйммәтен пропагандалау тора иде.