Бүген Алабуга районының “Астра” физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап 5нче шәһәр китапханә филиалы хезмәткәрләре б “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре белән берлектә “Бергә булдырабыз” проекты уңаеннан “Мин, син,ул – бергә тату гаилә” дип аталган фольклор кичәуздырды.
Бәйрәмдә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти- әниләре катнашты. Зал халыкның көнкүреш һәм гамәли сәнгать предметлары белән бизәлгән иде. Балалар бәйрәмдә күңел ачты.Чараның уен өлешендә конкурслар оештырылды: “Әйе- юк”, “Чәбәкәй”, “Булышучылар” һәм башкалар. Балалар шулай ук гаилә һәм хезмәт турында табышмакларга җавап бирде, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Проектта җәмгысе 54 кеше катнашты.