«Җаваплы ата-ана» гаилә клубы уңаеннан Биектау районының «Өмет» үзәге педагоглары, опека һәм попечительлек башкарма комитеты хезмәте белән бергә «Гаилә кыйммәтләре тулы сандык» дигән бәйрәм оештырды.
Чараның максаты, үзәккә теркәлгән җиде гаиләгә кеше тормышындагы иң кадерле кыйммәтләрне төшендерү. Гаилә бәйрәмендә балалар әти-әниләре белән бергә табышмакларга җавап тапты, мәкалләрне искә төшерде. Чарада катнашкан һәр гаилә үз сандыкларын бизәде.
Мондый проектлар гаилә әгъзаларын бер-берсенә якынайта, ди бәйрәмне оештыручылар.