Бүген, 2018 елның 15 нче маенда, «Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»нда белгечләр тарафыннан өлкәннәр өчен «Ком терапиясе» үткәрелде.
Интернатта яшәүчеләр әлеге технология белән бик теләп шөгыльләнә, иҗади һәм сәнгатьчә фикерләүләрен, игътибарлыкларын, хәтерләрен һәм күзаллауларын үстерә. Ә иң мөһиме, «Ком терапиясе» тынычландыру үзлегенә ия, хәл кертә һәм киеренкелектән арынырга ярдәм итә.