15 май көнне Зәй мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Дарья Филиповская Чаллының «Эрудит –Сэлдом» шәхси өстәмә белем бирү учреждениесе белгечләре белән берлектә, эшсез буларак исәптә торучы гражданнарга һөнәри ориентлашу буенча дәүләт хезмәте күрсәтте.
Әлеге чарада җәмгысе 48 кеше катнашты. Фикерләшүләр барышында эшсез калган гражданнарга ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйләделәр. Шулай ук, аларга шәхеснең һөнәри юнәлешен ачыклау максатында Дж. Голланд методикасы буенча тест уздырдылар.