Татарстан районнарының социаль яклау бүлекләренә, 2018 елның 1 гыйнварыннан дөньяга килгән гаиләдәге беренче бала өчен түләүгә дәгъва кылучылардан гаризалар килеп тора. Агымдагы елның 27 маена ай саен беренче бала өчен бирелә торган акчалата түләү республиканың 1393 хатын-кызына билгеләнгән.
Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның кысаларында, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.
Нурлат мәшгүльлек үзәгенең фойесында 2018 елның 1 июнендә махсус вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым дәүләт органнары белән берлектә хезмәт хокуклары, эш хакыныңтулы түләнүе буенча хезмәттәшлекне дәвам итә.
24 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светланой Чупшева беләнберлектә I.TATARSTAN2030.RUстратегик инициативалар сайтын ачты.
«Веста» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре авыр дәрәҗәдәге балалар өчен, өйдә үткәрелүче «Минем туган көн» акциясен дәвам итә
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгенә кунаклар килде. Алар “Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсы нәтижәсен уздырды.
Менделеевск районының «Берег Надежды» социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре Лев Толстойга багышланган чара оештырды.
Аксубай «Хыял» бала һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде.
“Наз” приютында “юл йөрү кагыйдәләрен белергә телим!” дигән танып белү викторина уены үткәрелде. Приютта тәрбияләнүче балалар “Светафор” һәм “Зебра” исемле командаларга бүленеп ярышта көч сынашты, үзләренең белемнәрен күрсәтте.