Юл йөрү кагыйдәләрен белергә телим!

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

“Наз” приютында “юл йөрү кагыйдәләрен белергә телим!”  дигән танып белү викторина уены үткәрелде. Приютта тәрбияләнүче балалар “Светафор” һәм “Зебра” исемле командаларга бүленеп ярышта көч сынашты, үзләренең белемнәрен күрсәтте.

Биремнәр арасында балалар, көч биреп утыручылар төрле сәнгать номерлары башкарды. ”Паровозик” исемле флешмоб  биюе биед, җырлар башкардылар.

Юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгы профилактикасы башлыгы Раушания Вәсим кызы Тимкина жюрида булды. Командалар  көч куеп  ярышты, нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара  ахырында  приютта тәрбияләнүче балаларга яктыртучы значоклар, буяу өчен рәсем дәфтәрләре, өстәл уеннары тапшырылды. Килгән кунаклар белән истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International