Менделеевск районының «Берег Надежды» социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре Лев Толстойга багышланган чара оештырды.
Чара үзәккә теркәлгән гаилә балаларына адреслана. Балалар мультфильм карады. Бөек рус язучысы геройлары турында фикер алышулар оештырылды.
Балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Иң яхшы әсәрләр республика конкурсына да юл алачак, ди проект авторлары.