Аксубай «Хыял» бала һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Янгын стационар бүлегендә "башланды". Сигнализация тавышын ишету белән барлык тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр бинадан чыгып китте. Өйрәнүләр уңышлы узды, эвакуация оператив үткәрде, ди чараны оештыручылар.