Тукай картлар һәм инвалидлар йортында шахмат - шашка уены буенча сайлап алу туры үтте
12-26 мая көннәрендә Аксубайның «Нежность» социаль үзәгендә «КАМАЗ» ветераннары, «Надежда» клубы вәкилләре очрашты. Барлыгы 21 кеше тернәкләндерү үзәгендә шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итте.
26 май, шимбә көнне Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшләүчеләр «Алга, түбәтәй!» дип аталган тематик велопарадта катнашты.
«Аеруча балачак» проектын гамәлгә ашыру эше уңаеннан «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова тарафыннан «Ата-аналар һәм инвалид балаларны тәрбиягә алучылар» иҗтимагый оешмасы белән берлектә үзәкнең сенсор бүлмәсендә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен интерактив дәрес үткәрелде.
Бүген, 25 майда Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә һөнәр үзләштерү буенча курслар узганнарга дипломнар тапшырылды.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында хезмәт куючы тәрбияче Ирина Фотина 20 елдан артык балаларга үз җылысын өләшә.
23нче мае көнне Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге белгече «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә очрашу оештырды.
Спас интернат-йортында өлкәннәр арасында шахмат-шашка уеннары буенча турнир узды.
30 майда Казан Вахитов районының мәшгульлек үзәгендә вакансияләр кече-ярминкәсе узачак. Чарада Вахитов районының 5 предприясе һәм оешмасы катнашачак.
25 майда “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җәйге каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгы” турында сөйләштеләр. Чараны үткәрүче тәрбиячеләр:Татьяна Исхакова һәм Гөлчәчәк Самойлова балаларның җәйге каникул вакытында өйдә, урамда һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.