«Веста» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре авыр дәрәҗәдәге балалар өчен, өйдә үткәрелүче «Минем туган көн» акциясен дәвам итә
Бу юлы туган көнен билгеләп узучы балага кунакка Тяпа, Бяка һәм Попрыгунка исемле күңелле клоуннар килде. Алар малайга «Сюрпризлар» дип аталаучы тукталышта бүләк әзерләгәннәр иде. Әмма, бу тукталышка барып җитү өчен, клоуннар малайга кызыклы «трамвайчик»ның шоферы булырга тәкъдим итте, ә калган туганнарын исә юлчылар булып утырттылар. Барысы да бик теләп риза булды. Һәр тукталышта барысы бергә күңелле биремнәр башкарды, берлектә эшләгәч, барысын да җиңел үттеләр. Ә «Сюрпризлар» тукталышында балага бүләк салынган тартма тапшырдылар, ә тартма эченнән могъҗиза кебек һава шары очып чыкты. Моның белән малай өчен сюрпризлар тәмамланмады. Волонтерлар җыр җырлады һәм сабынлы шарлар кабарттылар. Бу тантаналы өлеш туган көнен үткәрүче малайга аеруча шатлык китерде, баланың уңай тәэсирләре өлкәннәргә һәм волонтерларга да күчте.
Малайның әти-әнисе мондый зур игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.