Чаллыда “Балалар дөньясы” рәсемнәр конкурсы нәтижә ясалды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгенә кунаклар килде. Алар “Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсы нәтижәсен уздырды.

Жюри составында Яр Чаллы шәһәре  пенсия фонды яшьләр активы рәисе К.Ахмедзянова, «Россия пенсионерлар берлеге»  жирле бүлеге рәисе урынбасары Л.Умеркаева  һәм башкалар бар.  Конкурста 126 бала катнашты, алар безнең үзәктән, шәһәр коррекция мәктәпләреннән, Алабуга “Астра” реабилитация үзәгеннән.

1нче июньдә җиңүчеләргә, барча катнашканнарга бүләкләр тапшыралачак, балалар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International