Яңа Чишмә интернат-йортта яшәүчеләр музейга барды

2018 елның 9 июне, шимбә

Яңа Чишмә картлар йортында яшәүчеләр Россия көненә багышлап Шахмай авылына Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге авыл музеена барды.

Музей директоры Гөлнар Сабирова кунакларга бик кызыклы экскурсия үткәрде. Ул картларга язучы Мирхәйдәр Фәйзи турында сөйләде. Музей  Файзуллиннар гаиләсе яшәгән йортта урнашкан, шунда күренекле татар язучысы, драматург, «Галиябану» һәм башка күп әсәрләрнең авторы Мирхәйдәр дә яшәгән. Заллар, коридорлар, ягъни бөтен файдалы мәйдан экспонатлар белән - гамәли сәнгать эшләнмәләре белән тулган.

Зур залда язучы һәм аның туганнары картиналары эленгән. Кызыл чикле яулыклар, сөлгеләр, уникаль экспонатлар – Шахмай халкының көнкүреш предметлары бик матур урнаштырылган. Музей директоры һәм җирле үзидәрә хезмәткәрләре кунаклар өчен бик матур итеп чәй табыны да оештырганнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International