Зәйдә "Дуслык диалогы"

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Шәһәребезнең социаль участокларында "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге белгечләре Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче ике отряд балалары белән тренинг элементлары кулланып, "Дуслык диалогы" исемле чара уздырды. Халыкара дуслык көненә багышланган проект командада бердәм эшләүгә юнәлдерелгән иде.Бу мавыктыргыч чарага    “Шатлык”  халыкка комлекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы һәм социаль хезмәтләр алучы балалар да теләп кушылды.

Тренингның максаты команда булып оешуга һәм бердәм булып эшләүгә юнәлдерелгән  иде. Мондый тренинглар балаларга үзләренең дусларына, классташларына, туганнарына, якыннарына башка күзлектән карарга, аларның төрле ситуацияләрдә үзләрен ни өчен башкача тотуларын аңларга ярдәм итә.

Тренинг барышында балалар команданың уңышлы эшләве өчен ниләр кирәклеген ачыклады, күнегүләр эшләде. "Бер дусты да булмаган патша" әкиятен уйлап чыгардылар. Балалар "Дуслык букеты" ясады.

Чарада катнашучылар бер-берсен дөрес аңларга, башкаларның фикерләрен кабул итәргә һәм команда булып оешып, бердәм булып эшләргә өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International