Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 3 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 663 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 241 кешегә кимрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.
Статистик мәгълүматларга караганда, Чистайда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 311 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 120 кешегә азрак.
2 июльдә Татарстанның Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында “Сәламәтлек әлифбасы” темасына кроссвордлар чишү чарасы оештырылды.
Югары Ослан районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында сәламәт яшәү рәвешен алып баруга аерым игътибар бирелә. Биредә дәвалау физкультурасы, физкультминут, тренажерда шөгыльләнү сәгатьләре оештырыла.
Бөгелмәнең "Маяк" социаль адаптация үзәгендә яшәүчеләрнең ялын оештыру җәһәтеннән инновацион методлар да кулланыла.
Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә кызыклы чара оештырылды.
3 июль көнне Актаныш һәм Минзәлә районнарының янгын надзоры бүлеге дәүләт баш инспекторы Альберт Тимерханов, профилактика максатларыннан йортларда һәм квартирларда бушлай янгын кисәтү җайланмалары урнаштырды.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Яшьләр көне-2018” шәһәр бәйрәмендә катнашты. Гражданнарга һөнәри ориентация хезмәтләрен күрсәтү өчен мобиль офис бәйрәмгә килгән иде.
Бүген “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбичеләре Юлия Свиньякова һәм Гөлчәчәк Самойлова “Балаларның гаиләдәге хокуклары һәм бурычлары” дигән әңгәмә үткәрделәр.
Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Скандинав йөреше» дип аталган сәламәтләндерү терапиясе кулланыла. Саф һавада чаңгы таяклары белән йөрү – күп төрле мускуллар өчен бик нәтиҗәле һәм һәркем өйрәнә алырлык күнегүләр.