Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Скандинав йөреше» дип аталган сәламәтләндерү терапиясе кулланыла. Саф һавада чаңгы таяклары белән йөрү – күп төрле мускуллар өчен бик нәтиҗәле һәм һәркем өйрәнә алырлык күнегүләр.
Максат: өлкәннәрнең гомумән сәламәт яшәү рәвешен ныгыту, физик һәм психик яктан ярдәм итү.
Скандинав йөрүнең мөһим факторы булып тазалык өчен тискәре күренешләре юклык тора. Әммә йөрәк-кан тамырлары авырулары, сулыш системасында чирләре булган кешеләргә бу техника белән дәвалану киңәш ителми.
Өлкән яштәге кешеләр һәм инвалидлар Скандинавия йөреше турында фильмнар карый, аның файдасы турында сөйләшәләр, дөрес йөрергә һәм суларга өйрәнәләр. Дәресләр шәһәр паркларында, скверларында һәм «Ижминводы» шифаханәсе территориясендә уза.
Скандинав йөреше аша медицинадан тыш башка проблемалар да хәл ителә, ул мәсәлән ялгызлык белән көрәшергә һәм яңа дуслар табырга ярдәм итә. Бу үзләренә социаль һәм иҗади шөгылъ тапмаган өлкәннәр һәм инвалидлар өчен бигрәк тә актуаль мәсъәлә булып тора.
Тернәкләнү курсы узучы гражданнар физик һәм эмоциональ яктан сәламәтлекнең яхшыруын билгеләп үттеләр, ә бу тормышны яхшыртуга һәм озын гомергә туры юл.