3 июль көнне Актаныш һәм Минзәлә районнарының янгын надзоры бүлеге дәүләт баш инспекторы Альберт Тимерханов, профилактика максатларыннан йортларда һәм квартираларда бушлай янгын кисәтү җайланмалары урнаштырды.
Әлеге җайланмалар теләсә ниниди төтенгә тәэсир итә һәм янгын чыгуны вакытында кисәтә, ди белгечләр. Чара уңаеннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге белгече Н. Хәмидуллина ата-аналар белән янгын җәһәтеннән профилактик әңгәмәләр уздырды. Н.Хәмидуллина газ, ут приборлары белән сакчыл эш итәргә һәм балаларны да бу уңайдан катгый контрольдә тотарга чакырды.