Василий Сухомлинский: Сабыйның акылы аның бармак очларында урнашкан

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

"Әни+бәби" клубы уңаеннан  “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче ата-аналар һәм балалар арасында "Сөйләм үстерү: артикуляцион гимнастика һәм бармак уеннары" дип аталаган дәрес үткәрде. Максаты-балаларның сөйләмен үстерү, ата-аналарга артикуляцион һәм бармак гимнастикасы күнегүләрен өйрәнергә ярдәм итү.

Василий Сухомлинский әйткән: "Сабыйның акылы аның бармак очларында урнашкан". Баланың сөйләм үсеше артикуляцион аппаратны күнекмәләштерүдән генә түгел, бармаклар хәрәкәтенә дә нык бәйле булып тора. Элеккеге заманнан килгән күптөрле бармак уеннары, үчтекиләрнең күбесе хәзерге вакытта онытылган. Шуңа күрә, әлеге дәрестә аеруча игътибар күңелле шигырьләр белән алып барыла торган бармак уеннарына һәм үчтекиләргә багышланды.

Балалар кызыксынып, әниләре белән берлектә “Карга-саескан”, “Кәҗәкәй”, “Чәбәк-чәбәк” уеннарын уйнадылар. Шуннан соң, нәниләр курайда уйнап, хайваннар телендә алар белән “сөйләшеп”, "кайнар" чәйне суытып,  артикуляцион аппаратны ныгыттылар.

Дәрес вакыйгаларга бай булды һәм вакыт сизелмичә дә үтте. Ахырда, әниләргә өйдә файдалану өчен бармак уеннары җыентыгы тәгъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International