Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приюты башка социаль учреждениеләр белән бергә Россиякүләм Спас ярминкәсендә катнашты.
Бүген Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарның үз бизнесын булдыру ниятеннән төзелгән планнарын тикшерү булды. Экспертлар советы төрле юнәлештәге ике бизнес-планны карады.
7 августа бөгелмәнең "Радуга" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эш эзләүче инвалидлар өчен тренинг оештырылачак.
Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә җыр фестивале узды. Социаль-мәдәни чарада үзәкнең 33 кешесе катнашты.
Бүген Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре “Торцевание” технологиясенә таянып мөмкинлеге чикле бала белән “Чәчәк” дип исемләнгән дәрес үткәрде.
2018 елның 2 нче августында "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм алучы әниләр һәм сабыйлар арасында “Төсләр өйрәнәбез: яшел, сары, кызыл” темасына дәрес уздырды.
2 август көнне Югары-Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк җитәкчелегендә, аланга кура жиләге җыярга барды.
Чирмешән районының "Мәрхәмәтле йөрәк" үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә, православие диненең зур бәйрәме “Илья көнен” билгеләп үтте.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Ата-аналар академиясе" технологиясе тормышка ашырыла.