Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә җыр фестивале узды. Социаль-мәдәни чарада үзәкнең 33 кешесе катнашты.
Балалар табышмаклар чиште, җырларның исемнәрен атады, төрле музыкаль уеннар башкарды. һәр катнашучысы бик күп уңай эмоцияләргә баеды. Фестиваль азагында Дуслык турында җыр башкарылды.
"Возрождение" белгечләре раслаганча, мондый проектлар балаларның сәләтен ача, кәефен күтәрә.