"Веста" да төсләр өйрәнделәр

2018 елның 3 августы, җомга

2018 елның 2 нче августында "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм алучы әниләр һәм сабыйлар арасында “Төсләр өйрәнәбез: яшел, сары, кызыл” темасына дәрес уздырды.

Бу дәреснең максаты – балаларны төсләр аерырга өйрәтү, ана һәм сабый арасында конструктив узара бәйләнеш күнекмәләре формалаштыру.

Дәрес “Тылсымлы капчык” уеныннан башланып китте. Балалар капчыктан җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр алып аларның төсләрен атадылар, шул рәвешле таныш булган төсләрне ныгыттылар. “Күбәләк корты өчен күлмәк”, “Алманы буя”, “Тылсымлы төймәләр” уеннары аша яшел төс белән таныштылар. Барлык уеннар да предметларның төсләрен аеруга, атаган төс буенча предметларны табуга, вак моториканы,  хәрәкәт координациясен үстерүгә, предметларны төсләре буенча аеруны формалаштыруга, хәтер, күзаллау, образлы фикер йөртүне үстерүгә юнәлтелде. Дәрес ахырында сабыйлар әниләре белән сенсорика бүлмәсенә керде. Балаларга аеруча төрле төстәге шарлар белән тутырылган коры бассейн ошады.

Дәрес сизелмичә дә узып китте. Бала белән әни арасында конструктив үзара бәйләнеш булдыру өчен барлык шартлар да булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International