2 август көнне Югары-Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк җитәкчелегендә, аланга кура жиләге җыярга барды.
Кура җиләгенең файдасы һәм аны ничек кулланырга өйрәтү, дус-тату һәм матур итеп җиләк җыю бурычлары куелды.
Кура җиләге-шифалы үзлекләре ягыннан гаҗәеп җимеш ул. Борынгы заманнарда ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар. Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны, эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур. Кура җиләген юкә чәчәге , үги ана яфрагы белән кушып кулланырга да була. Кура җиләге безнең балаларның имунитетларын яхшырта. Кура җиләгенең бик тәмле, баллы булуы, һәрбер кешене сокландыра. Җиләк җыю бик куңелле, файдалы шөгыль. Беренчедән саф һава сулыйсың, икенчедән бик куп төрле хәрәктләр ясыйсың: басасың, чүгәлисең, йөрисең. Өченчедән җиләк җыю куңелле, күмәк эш.
Чыннан да, кура җиләге безнең балаларның кулларына берәм- берәм, тиз генә төшә тордылар. Балалар бик сөенделәр, чөнки савытлары җиләк белән тулы иде.