Спас ярминкәсенең беренче нәтиҗәләре

2018 елның 3 августы, җомга

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приюты башка социаль учреждениеләр белән бергә Россиякүләм Спас ярминкәсендә катнашты.

Ярминкә Алабуганың Шишкин сулыклары районында һәм шәһәрнең тарихи урынында оештырыла. Әлеге проект Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә әһәмиятле.  Халык һөнәрчелеген пропагандалау максатыннан приют педагоголары ярминкәнең "Шәһәр осталары" күргәзмәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Мондый чаралар педагоголарны иҗатка рухландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International