Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында дару үләннәре һәм кояштан саклану турында сөйләштеләр.
3 август көнне Зәй мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы “Йолдызлык” балалар сәламәтләндерү лагерена чыкты. «PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан профоконсультант Дарья Филиповская “Һөнәрләр дөньяcында” дип аталган чара үткәрде.
Питрәч муниципаль районы “Кайгырту” үзәге социаль белгечләре, өйгә килеп социаль хезмәт курсәту бүлегендәге пенсионерлар арасында hәр квартал спиртлы эчемлекләр зыяны турында профилактик сөйләшүләр алып бара.
«Ариадна җебе» программасы эше уңаеннан «Веста» үзәге белгече Рита Зәйнуллина 5 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 8-9 яшьлек балалар өчен «Минем холкым» дип аталган дәрес уздырды.
Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан, 2 август көнне "Богородский рай" үзәгендә әдәби чара оештырылды.
Музыка - ул гаҗәеп нәрсә, без кайда гына булсак та ул безне һәркайда озата бара. Көй-моңсыз телевизион тапшыруларны, кино һәм мультфильмнарны күз алдына да китереп булмый. Безнең тормышыбызда көйне һәркайда очратып була: реклама роликларында, кибетләрдә, радиода, хәтта безнең күңелебездә дә берәр көй яңгырап йөрергә мөмкин.
Лениногорск мәшгульлек үзәгендә 14-18 яшьлекләрне җәйге каникул чорында эшкә урнаштыру каралган. "Риск төркемендә"ге балигъ булмаганнарне эшкә урнаштыру һәм профессиональ белгечлек бирү максатыннан мәшгульлек үзәгендә алып барылучы проект һәрвакыт өстенлекле булып кала.
Баулының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты медицина хезмәткәрләре һәр атна саен социаль хезмәт алучылар арасында санитар-агарту эшләре оештыра.
Библиотерапия социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерүдә киң кулланыла, чөнки китап — бөек укытучы, остаз һәм табиб.
2 августта Чистай муниципаль районында "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә профилактик дәрес узды.
Үзәкнең социаль хезмәт күрсәтү белгече Э.Киямова һәм социаль педагог Л.Аитова яшьүсмерләр белән “Мин һәм яман сүзләр” исемле дәрес һәм анкеталаштыру үткәрде. Дәреснең максаты: яшьүсмерләрне яман сүзләрнең нинди зур көчкә ия булуы белән таныштыру һәм начар гадәтләрне булдырмау өстендә эшләргә өйрәтү.