7 августа бөгелмәнең "Радуга" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эш эзләүче инвалидлар өчен тренинг оештырылачак.
Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге белгече Снежана Лунева эшкә урнашу өчен резюме тутыру, эш бирүче белән дөрес әңгәмә кору һәм телефоннан хезмәт урыннары белешү тәртипләре турында аңлатачак. Һәр катнашучы соңыннан буклетларга ия булачак.